Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов буалыларны Җиңү көне белән котлый.

2020 елның 8 мае, җомга

       Хөрмәтле якташлар!

    Сезне барыбыз өчен дә иң кадерле бәйрәм -- Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән тәбриклим. Май аеның шушы матур көннәрендә без ветеран-фронтовиклар һәм тыл хезмәткәрләре батырлыгына, сугыш кырында ятып калган каһарманнар истәлегенә баш иябез, халкыбыз белән, аның тарихы белән горурланабыз. Бу Җиңүнең нинди бәягә төшкәнен без беркайчан да онытмаячакбыз. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, иминлек телим. Өйләрегездә һәрвакыт тынычлык һәм бәрәкәт булсын.

 

                                       РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International