Гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында, коронавирус йогышы таралуны кисәтү чаралары кысаларында, 30.03.2020 елдан башлап территориаль салым органнарына аерым күрсәтмәләргә кадәр, салым түләүчеләрне, шул исәптән шимбә көннәрендә кабул итү туктатылды.
РФ Президентының 2020 елның 2 апрелендәге 239 номерлы Указы нигезендә «Яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуга бәйле рәвештә Россия Федерациясе территориясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү чаралары турында» карар кабул ителде.
Кәгазь корреспонденцияне, шул исәптән салым һәм бухгалтерлык хисаплылыгын, салым түләүчеләргә почта аша җибәрергә мөмкин. Документларда мөмкин булган мәсьәләләрне дистанцион хәл итү өчен телефон номерын күрсәтергә кирәк.
Читтән торып салымнар мәсьәләсен Россия Федераль салым хезмәте сайты ярдәмендә хәл итәргә була. Салым түләүчеләр өчен 50дән артык онлайн-сервис ачык.
Физик, юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен шәхси кабинетларда салым түләргә, үз милке буенча мәгълүматны ачыкларга, 3-НДФЛ декларациясен һәм дәваланган, укыган яки күчемсез милек сатып алган өчен салым тотып калынган акчаны алу өчен документлар җибәрергә, бюджет белән чагыштыру үткәрергә, ачыкланмаган түләүләрне ачыкларга мөмкин.
Салым, пошлиналар һәм иминият взносларын түләү онлайн түләү, шәхси кабинеты булмаган кешеләргә дә ачык. «Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисында банк картасы реквизитларын кертү дә җитә.
Онлайн буенча үз ИННын белергә яки исәпкә кую өчен гариза бирергә, компанияне теркәү өчен документлар җибәрергә, ЕГРЮЛ/ЕГРИП/ЕГРН дан өземтә алырга, Россия Салым резиденты статусын расларга һәм башка бик күп нәрсәләрне белергә була..
Шулай ук мөлкәт салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турында мәгълүматны ачыкларга, Россия Федераль салым хезмәтенең хатлары, норматив һәм методик материаллар һәм шикаятьләр буенча карарлар белән танышырга мөмкин.
Моннан тыш, салымнар буенча консультация сорап Россия Федераль салым хезмәтенең 8-800-222-2222 түләүсез номеры буенча Бердәм Контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Бергә эшләп, без инфекция таралуны туктата һәм илдәге хәлне тотрыкландыра алачакбыз