Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә, «Россия авыл яшьләре берлеге» гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы Хәтер һәм Дан елына багышланган «Авыл батырлыгы» Бөтенроссия челтәрле акциясен уздыра. Анда теләгән һәр кеше катнаша ала. Җиңүчеләрне дипломнар, «Россиянең Хезмәт батырлыгы» дигән мактау билгеләре һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләячәкләр.
Акциядә катнашу өчен 2020елның 31 маена кадәр социаль челтәрләрдә (ВКонтакте, Инстаграм) Бөек Ватан сугышын вакытында тылда, авыл җирлегендә хезмәт куйган, шулай ук сугыштан соңгы елларда илне торгызуда катнашкан якыннарыгызның фотосурәтен #ПодвигСела, #ТатарстанПодвигСела, #ГодПамятиСлавы, #РССМ бердәм хештеглары астында бастытырга кирәк. Публикациядә туганнарыгызның тормыш тасвирламасы һәм шулай ук челтәрле акциядә катнашучы Ватан үсеше өчен ниләр эшләвен язырга тиеш.
Иң-иң яхшылардан акциянең фотокүргәзмәсе оештырылачак, аның презентациясе 2020 елның июлендә РФ Федераль Җыены Федерация Советында узачак. Җиңүчеләр эксперт жюрилары тарафыннан публикациягә лайклар саны, басманың уникальлеге һәм оригинальлеге буенча билгеләнәчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы билгеләп үткәнчә, «Авыл батырлыгы» акциясе Россия Федерациясе Президенты Администрациясендә расланган 2020 елда Хәтер һәм Дан елын Россия Федерациясендә үткәрү буенча төп чаралар планына кертелгән.
Оештыру комитеты белән элемтәгә керү өчен: тел–: 8(495)621-50-52; e-mail – info@rssm.su к