Галимнәр киңәш итә: бәрәңге утыртабыз

2020 елның 8 мае, җомга

Май җитте, ниһаять, кояш җылытты, һәм менә утырту стартына бәрәңге үстерүчеләр чыкты. Технология буенча таләп ителгәнчә, туфрак 8-10 градуска кадәр җылынганны көтәләр. Халык сынамышы буенча-ул каеннырның яфрак яра башлавы. Бер атнага соңгарак калсагыз да берни булмас, бәрәңге җылы туфракны ярата.

Бәрәңге бер дә туйдырмаган - “Икенче икмәк". Аннан, әдәбият раслаганча, 2000 төрле ризык әзерләргә була. Әмма югары уңышны ничек үстерергә?

Татар авыл хуҗалыгы фәнни институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, биология фәннәре кандидаты Зенон Сташевский бәрәңге плантацияләреннән югары уңыш алуның төп шартларын атый. Бу, беренчедән, уңайлы һава шартлары, икенчедән, технологик факторлар-туфрак һәм аны әзерләү, сортлы орлыклар, үсентеләрне чүп үләннәреннән, корткычлардан һәм авырулардан эшкәртү, кышлыкка саклау.

Һава торышының көйсезлегеннән без иминиятләштерелмәгән. Эсседә бәрәңгегә су сибә алабыз, ә көчле гарасатлардан, боз явудан коткару юк. Аның каравы без туфракны дөрес итеп әзерли алабыз: ул уңдырышлы һәм яхшы казылган булырга тиеш. Утырту бүлбеләре алдан ук күзләнднрелгән булырга тиеш. Мондый бүлбеләр яшел төскә ия, аларда вак үсентеләр барлыкка килә.

Бәрәңгене көрәк белән утыртсаң, күпләр шулай эшлиләр дә, буразналар бер-берсеннән 60-70 см ераклыкта урнашырга тиеш. Бүлбеләрне гадәттә бер көрәк тирәнлегендә, базчыкка кул белән куеп, күзләрен өскә каратып утырталар.

Зенон Сташевский Кортни, Регги, Самба, Зумба, Танго кебек сортларны тәкъдим итә. Ред Скарлетт, Винет, Зекура, Удача, Роко кебек сортларны яратучылар да аз түгел. Һәр сортның үз характеристикасы бар. Берәүләр югары крахмаллы, ярмалы бәрәңге яратса, икенчеләре -матур түгәрәк формадагы,кабыгын арчырга уңайлы булсын өчен вак күзле, өченчеләре – ак кабыклы, дүртенчеләре- кызыл кабыклыны ярата.

Боларның барысын да Лаеш районының Олы Кабан авылында урнашкан Татар авыл хуҗалыгы фәнни институты селекционерларыннан сатып алырга була, тел. (843)277-51-04, 89173954758.

Әмма утырту - «икенче икмәк» уңышын формалаштыру буенча зур юлның башы гына. Аны ничек формалаштырырга - ул аерым мәкалә. Әлегә исә орлык бүлбеләрен колорадо коңгызына каршы эшкәртергә киңәш итәбез. Бакча үзәкләрендә препаратлар аз түгел. Сыналганнардан Актара һәм Престижны кулланырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International