Катлаулы икътисади вәзгыятькә карамастан, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров мөрәҗәгате буенча республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ташламалы кредит бирү өчен федераль бюджеттан өстәмә акчалар бүлеп бирү турында карар кабул ителде.
2020 елга ташламалы кыска сроклы кредит бирү субсидияләренең лимиты артканнан соң 725,7 млн. сум тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда үз әйләнеш акчалары җитәрлек булмаган аграрийларга ташламалы ставка буенча заем акчаларын җәлеп итү мөмкинлеге каралган, ул 1-5% тәшкил итә.
Заемчыларга ташламалы кредитлар үсемлекчелек һәм терлекчелекне, сөт терлекчелеген, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү өчен бирелә. Бу механизмнан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, беренчел яки аннан соң эшкәртү һәм аны сату белән шөгыльләнүче оешмалар яки шәхси эшмәкәрләр файдалана ала.
Бер заемчыга бирелә торган ташламалы кыска сроклы кредитның максималь күләме 600 млн. сумнан артмый.
Вәкаләтле банклар тарафыннан 2020 елның 7 маена кредитның гомуми суммасы 15,9 млрд. сум булган 211 гариза бирелгән (субсидияләрдә 554,7 млн.сумга). Субсидияләрнең агымдагы калдыгы 170,9 млн. сум тәшкил итә, бу исә ташламалы кыска сроклы кредитларны якынча 4,8 млрд.сумга җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Алар буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан реестр төзелде һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына карауга җибәрелде.
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ташламалы кредитлар алу мәсьәләләре буенча түбәндәге вәкаләтле банкларга мөрәҗәгать итә алалар: Россельхозбанк, Саклык банкы, ВТБ, Ак Барс банк, Газпромбанк, Элемтә-Банк, Альфа Банк, РайфайзенБанк һ. б.
Җитештерүчеләр кирәкле документларны тутыру мәсьәләләре буенча консультацияне Министрлыкның территориаль органнарында яисә Татарстан
Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының колл-үзәгенең бердәм номеры 8-800-444-16-70 буенча алырга мөмкин.