Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Гайзатуллин Ринат Рәүф улы буалыларны Бөек җиңүнең 75 еллыгы белән котлый

2020 елның 8 мае, җомга

Хөрмәтле буалылар!

 

Сезне Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм!

Бу безнең бердәмлекне символлаштыручы, бөтен россиялеләрне үз илебез өчен аның куәтен һәм җиңелмәслеген берләштерә торган бөтенхалык бәйрәме. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы - һәр кеше өчен әһәмиятле дата. Үз гомерләрен кызганмыйча, тынычлыкны фашизмнан саклап калган, сугыш кырларында Ватан бәйсезлеген яклап, тылда фидакарь хезмәт белән Җиңүне якынлаштырган, шәһәр һәм авылларның данлы буыны алдында баш иябез. Җиңү өчен үз тормышларын яу кырларына салган кешеләргә якты истәлек. Ватанны дошманнан саклаган солдат батырлыгыннан да югары дәрәҗәдәге батырлык юк. Без йөрәкләребездә аларның кыюлыгы һәм бурычларына тугрылык турындагы истәлекне кадерләп саклыйбыз.

Чын күңелдән барыгызга да тыныч күк йөзе, сәламәтлек, имин тормыш телим.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Депутаты

Гайзатуллин Ринат Рәүф улы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International