Тораклы булуның тагын бер юлы

2013 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе
Алдагы елларда район төзүчеләренә торак төзү эше күбрәк булыр, дип көтелә. Якын киләчәктә мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният хезмәткәрләренә кооперативлар аша квартиралар сатып алу мөмкинлеге ачыла.
Агымдагы елда район буенча 21 мең квадрат метрдан күбрәк мәйданда торак төзү бурычы тора. “Халыкны торак белән  тәэмин итү мәсьәләсенең болай да  көн кадагыннан төшкәне юк. Яшьләр урамында 13 “А” номерлы йорт адресы буенча социаль ипотека шартларында 45 квартиралы йорт төзергә планлаштырабыз”, - ди район башкарма комитетының төзелеш һәм коммуналь хуҗалык  бүлеге начальнигы Виктор Арисов. 
Район Советының юридик бүлеге баш белгече Айрат Садыйков әйтүенчә, якын киләчәктә Татарстанда торак төзүче кооперативлар оеша башлаячак. Бу уңайдан ТР Министрлар Кабинетында махсус карар да кабул ителгән. Аның асылы шунда: дәүләт карамагында булган сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр әлеге кооперативлар аша квартиралар сатып ала алачаклар. Карар проекты чыкканнан соң әлеге тармакларга караган министрлыклар аңа үз төзәтмәләрен кертәчәкләр. ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фондының башкарма директоры киңәшчесе Мидхәт Шәрифуллин бу программада катнашу өчен җирле хакимият каршындагы торак комиссиясен үтүгә чиратка басу кирәклеген белдерде. Кооперативка керүнең шартлары билгеле. Эшләүче, ким дигәндә, бер урында биш ел хезмәт куйган булырга тиеш. Айрат Искәндәр улы әйтүенчә, ел ахырында-2014 ел башында төзеләчәк квартиралар социаль ипотека программасы буенча  корыла торганыннан аерылачак. Кооператив аша алганда квартира бәясенең 30 проценты беренче  кертем буларак түләп куела. Билгеле булганча, социаль ипотекада бу сумма 10 процент тәшкил итә. Кооператив аша квартира алган вакытта бала туганнан соң 200 мең сум күләмендә бирелә торган республика ярдәме булмаячак. Гаилә, я булмаса аерым кеше бу вакытка кадәр нинди дә булса өстенлекле торак программасында катнашкан булса, кооперативка әгъза булып керә алмый. Социаль ипотека буенча чиратта торучы аннан баш тартып, кооперативка керә ала. Торак төзүче кооператив мәгариф, мәдәният, медицина өлкәләрендә эшләүчеләр өчен кулай. Кооперативка эшләүчеләрнең бөтен төр категорияләре дә, әйтик техник хезмәткәрләр дә керә алуы уңайлы. 
Күрәсең, тораклы булуның тагын бер юлы “өлгерә”. Торак төзүче кооперативлар оештыру программасы белән таныша тору, шартларын һәм бурычларын өйрәнү “түбәле” булырга теләүчеләргә зыян итмәс иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International