Табигать сакчысы

2013 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе
Урманнарны саклауга 40 ел гомерен багышлаган “Буа урман хуҗалыгы” дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе Николай Белов предприятие карамагындагы дүрт районда яшел мәйданнарны ишәйтүгә зур игътибар бирә. Ел саен аның җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы карамагындагы эрозиягә бирешүчән чокырлы урыннарда 35-40 гектар мәйданда проект нигезендә каен, тупыл агачлары, төрле куаклар утыртыла. Быел үзебезнең райондагы урманнарда 8 гектарда картайган, корыган агачлар киселеп, алар урынын имән, нарат үсентеләре алды. Учреждение барлык төр күрсәткечләр буенча республикада алдынгы урыннарда бара. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, ТРның урман хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Николай Белов Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде. Шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Николай Петровичны ихлас күңелдән без дә котлыйбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International