Бүген, 8 май көнне, Бөек Җиңү көне алдыннан, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Буа җирле бүлекчәсе яшь гвардиячеләр һәм «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә «Палисадник Победы» акциясе үткәрделәр. Волонтерлар Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Гусарова йорты янында чәчәкләр утырттылар. Валентина Григорьевна 1924 елда Буа шәһәрендә укытучылар гаиләсендә туа. 1943 елның июнендә аны Мәскәүгә снайпер әзерлеге буенча хәрби училищега җибәрәләр. Ул анда 8 ай укыган һәм аны III Белорус фронтына Орша шәһәренә снайпер итеп җибәрәләр. Валентина Белорус фронтын, Литва, Көнчыгыш Пруссия, Чехословакия, Польшаны уза. Ике контузия ала. Бүләкләре: 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, 3 дәрәҗә Дан ордены, «Хезмәттәге казанышлары өчен» медале, Жуков медале һәм күпсанлы юбилей бүләкләре бар. Волонтерлар зур горурлык һәм хөрмәт хисләре белән Валентина Григорьевна өчен роза үсентеләрен утырттылар, чәчәкләр безнең ветеранны чын күңелдән сөендерсен.