Бүген, 8 май көнне, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе беренче тапкыр, еллык 6,5% ставкасы белән, эскроу-счет механизмын кулланып, өлешләп катнашу килешүен теркәде. Татарстан Росреестрына электрон рәвештә бирелгән документлар пакеты бер эш көне дәвамында теркәлде. Өлешләп катнашу килешүендә төзүчедән Казанда фатир алган гаилә дә катнашты.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Людмила Кулагина:
«Татарстанда ташламалы ипотека буенча өлешләп катнашу шартнамәсен теркәү уздырылуына без бик шат. Беренче килешү артыннан башкалар да булыр дип өметләнәбез. Һичшиксез, әлеге чара гражданнар өчен дә, күчемсез милекнең төзелеш базары өчен дә вакытлы булып тора".
Искәртеп узабыз, апрель аенда РФ Хөкүмәте яңа төзелешләрдә торак сатып алучылар өчен елына 6,5% белән ташламалы ипотека программасын раслады. 2020 елның 17 апреленнән 1 ноябренә кадәр ипотека кредитларын рәсмиләштерүче Россия гражданнары ташламалы ипотекага дәгъва итә ала. Шул ук вакытта түбәнәйтелгән ставка кредитның бөтен вакытына гамәлдә. Программа буенча кредит бирү срогы 20 ел тәшкил итә, беренчел взнос – торак бәясенең 20% тан да ким түгел.
2020 елда Россия Федерациясе гражданнарына бирелгән торак(ипотека) кредитлары (заемнар) буенча кредит һәм башка оешмаларга алынмаган табышларны каплау кагыйдәләрен раслау турында 2020 елның 23 апрелендәге 566 номерлы РФ карары.