Бөек җиңүнең 75 еллыгы белән буалыларны район җитәкчесе Р. Р. Камартдинов котлый

2020 елның 8 мае, җомга

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!

Хөрмәтле район халкы!


         Сезне чын күңелдән бөек һәм иң кадерле бәйрәм - Җиңү көне белән котлыйм! Бу безнең тарихыбыздагы изге көн – безнең уртак Җиңү, батырлык, рух көчебез көне. Бөек Ватан сугышында Җиңү залплары 75 ел элек яңгыраса да, һәр ел саен бу көнне безне халкыбызның шушы сугышта күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен горурлык, каты бәрелешләрдән кайтмаган ватандашларга карата хөрмәт һәм хәтер, ветераннарга булган кайгырту берләштерә.

1945 елның маеннан соң туган буыннар өчен Җиңү солдатларының орден-медальләре батырлык шаһиты гына түгел.  Аларның ялтыравында - мәңгелек ут ялкыннары. Сугыш кырларында ятып калган, соңгы сулышына кадәр көрәшкән  яки соңгы бәрелештә туган җиребезнең бер адым гына булса да җирен яулаган  сугышчыларны искә алу уты. Һәм без балаларыбыз, оныкларыбыз, оныкчыкларыбыз, киләчәк буыннарыбыз өчен, бу истәлекне изге булып калсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшлиячәкбез. Җиңү өчен бөтен көчен биргән каһарманнарыбыз аркасында гына без киләчәккә планнар корабыз һәм иртәгәсе көн турында уйлый алабыз!

Буалылар да бөтен совет халкы белән берлектә авыр сынауларны уздылар һәм Җиңүгә ышаныч саклап кала алдылар. Сугышның кырыс елларында Буа районының 10 меңнән артык улы һәм кызы Ватанны саклаучылар арасында сугышкан. 7 меңнән артык буалы яу кырыннан әйләнеп кайтмады. Без сугыш кырларында мәңгегә калучыларны тирән ихтирам белән искә алабыз. Кызганычка каршы, вакыт аяусыз. Бу дәһшәтле вакыйгаларда катнашучылар саны  елдан-ел кими бара. Районда 22 Бөек Ватан сугышы инвалиды һәм ветераны, 196 сугышта һәлак булган (вафат булган) катнашучыларның тол хатыннары, 548 тыл хезмәтчәне яши. Бүген дә безнең ветераннарыбыз Буа төбәгенең тормышында актив катнашалар, яшь буынны үзләренең гаҗәеп тормышчанлыгы һәм тормыш сөючәнлеге белән рухландыралар. Бүгенге тыныч көн һәм тыныч хезмәт – бу аларның казанышы.

Быел Бөек җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү  аерым шартларда уза. Эпидемиологик хәл килеп чыгу сәбәпле  Җиңү Парады һәм бәйрәм салюты соңрак вакытка күчерелде. Әмма Җиңү көне-безнең илдә һәр гаилә өчен изге дата, һәм безнең бәйрәмне бернәрсә дә ямьсезләмәячәк. Чаралар дистанцион режимда-онлайн форматында узачак. Болар барысы да гражданнарның, бигрәк тә ветераннарыбызның сәламәтлеген һәм иминлеген саклау өчен эшләнә.

Кадерле сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!

Сугышчан һәм хезмәт батырлыгыгыз өчен  рәхмәт сүзләрен кабул итегез! Безнең өчен сез – югары абруй, ныклык һәм оптимизм, туган җиргә мәхәббәт һәм халыкка хезмәт итү символы. Сезнең каһарманнарча узган юлыгыз - безнең илһамыбызның бетмәс-төкәнмәс чыганагы, рухы һәм иман көче.             Җиңү көне безнең күңелләрдә үткәнебез символы, халыкларның туганлыгы  һәм бөеклеге булып калачак. Сезне кайгы-хәсрәтләр читләтеп узса иде, иске яраларыгыз һәм авырулар мөмкин кадәр азрак борчыса иде.   Алдагы елларда да әйләнә-тирәдәге кешеләрнең игътибары, кайгыртуы һәм җылысы сезнең тормыш юлыгызны җылытсын!

Җиңү көне белән барлык райондашларны  ихластан котлыйм. Бу якты бәйрәмдә чын күңелдән нык сәламәтлек, тыныч тормыш, озын гомер, якыннарыгызның мәхәббәтен һәм игътибарын тоеп яшәвегезне телим.

Тирән хөрмәт белән, Буа муниципаль районы җитәкчесе Р.Р. Камартдинов

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International