Бүген Җиңү көне-илебез тарихында зур вакыйга. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә Буа шәһәренең үзәк мәйданында мемориал янында чәчәкләр салу тантанасы булды. Барлык куркынычсызлык чараларын үтәп, тантанада район җитәкчесе Ранис Камартдинов, Татарстан Республикасының Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, районның оешма-предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Буалылар, барлык совет халкы белән бергә, авыр сынауларны үтеп, Җиңүгә ышанычны саклап, сынмадылар, дошманга бирешмәделәр. Безнең Буа районының 10 меңнән артык улы һәм кызы сугыш сынауларының кырыс елларында Ватанны саклаучылар арасында сугыштылар. Сугышның беренче көннәрендә үк меңнән артык буалы үз теләге белән фронтка китте, 7 меңнән артык буалы сугыштан кайтмады. 3 меңнән артыгы кыюлык һәм батырлык өчен орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде. Алар арасында өчесе югары хәрби аерымлык – Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Алар- Зур Фролово авылында туып-үскән генерал-полковник Шафранов Петр Григорьевич, буалы Самочкин Анатолий Васильевич, Шигали авылында яшәүче Гарнизов Михаил Тихонович. Дан орденының тулы кавалеры-Арсланов Зиатдин Миндубай улы.
Безнең ата - бабаларыбыз Ватанның бәйсезлеген саклап калдылар, безгә бөек ышаныч, өмет калдырдылар, киләчәк буыннар өчен тыныч үрләр һәм җиңүләр эрасын ачтылар. Шушы көннән дөнья тарихында яңа исәп-хисап башланды. Без солдатларга, һәлак булучыларга, сугышта катнашкан сугышчыларга һәм тылда хезмәт куючыларга рәхмәт сүзләре белән баш иябез. Күпме генә еллар үтмәсен, шул куркыныч вакыйгалардан соң, барлык якташларыбызның һәм Бөек Җиңүне якынайтучыларның батырлыгын, кыюлыгын һәрвакыт истә тотачакбыз!
Бәйрәм белән! Бөек Җиңү көне белән!