Бүген, 9 май көнне, «Хәтер вахтасы» иҗтимагый-патриотик акциясе кысаларында, солдат каберлекләренә - Ркия Мусина, Шиһабетдин Шиһабетдинов, өч дәрәҗә Дан ордены тулы кавалеры Арсланов Зиатдин Миннебай улы истәлегенә, Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов, социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, Татарстан Республикасының Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, яшь армиячеләр һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында тантаналы төстә чәчәкләр салу булды.
Тантанада катнашучылар шул дәһшәтле сугыш елларында һәлак булган якташларын, туганнарын, якыннарын бер минут тынлык белән искә алдылар. Без аларның утлы елларда күрсәткән бөек батырлыкларын хәтерлибез, үз йөрәкләрендә азат итүче сугышчыларга чиксез рәхмәт һәм алар өчен горурлык хисләре саклыйбыз. Һәр солдат – мәңгелеккә сугыш кырында калганы да, күкрәкләрендә орден-медальләр белән өйләренә кайткан да -бу безнең бөек тарих, бүгенге һәм киләчәкнең аерылгысыз өлеше.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә безнең районда 22 Бөек Ватан сугышы инвалиды һәм ветераны, 196 сугышта һәлак булган (вафат булган) фронтовикларның тол хатыннары, 542 тыл хезмәтчәне яши. Безнең өчен алар мораль абруй, ныклык һәм оптимизм, туган җиргә мәхәббәт һәм халыкка хезмәт итү символы. Аларның героик юлы-ул безнең илһам, рухи көч һәм иманыбызның бетмәс-төкәнмәс чыганагы.
Бу якты көндә чын күңелдән ветераннарга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез. Сезне борчулар урап үтсен, тирә-юньдәге кешеләрнең йөрәк җылысы, игътибары һәм җылысы җылытсын!