2020 елның 13 маена метеорологик күренешләрнең көчәюе турында кисәтү

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» мәгълүматлары буенча:

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 13 маенда төнлә һәм көндез көтелә:

- төнлә аерым көнчыгыш районнарда томан;

-көндез урыны белән көньяктан көчле җил, көчәйгәндә 15-20 м/с һәм яшен.(Казанда да).

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил вакытында Сез урамда калсагыз, җир асты кичүендә яисә бина подъездларына керергә киңәш итәбез. Йорт диварлары янында көчле җилдән качып торырга ярамый, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама корылмаларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр уты линияләреннән еракта торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән ботаклар зур куркыныч тудыра ала.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч тудыра.

6. Тәрәзәләрдән ватылган пыяла, җил каерган түбә элементлары шулай ук куркыныч. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч тагын да арта.

7. Барлык тәрәзәләрне ябарга, балкон һәм лоджияләрдән егылып төшә торган әйберләрне алып куярга.

8. Торак яки эш урынындагы тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Яшен вакытында:

Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда барганда яшенле яңгыр явып китсә, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта торыгыз. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендәбозылулар килеп чыгарга мөмкин. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм яшен узганны көтәргә кирәк.

Әгәр яшен вакытында сез ачык урында торасыз икән, җиргә ятарга киңәш ителә киңәш ителә, мөмкин булганча, түбәнлектә. Сезнең янәшәгездә елга, күл яки буаның булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәрүче, ә яшен сугу сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International