Исегезгә төшерәбез,республикада бүгенге көннән штат режимында балалар бакчалары эшли башлады. ТР сәламәтлек саклау министрлыгы раслаган вакытлы кагыйдәләр буенча, ата-аналарга баланың сәламәтлеге торышы турында белешмә алырга кирәкми. Йогышлы авырулар белән контактлар булмау турында белешмәләр бирүне участок педиатрлары телефон аша мөрәҗәгать иткәннән соң тәэмин итәчәк. "Ата-аналарда поликлиниканың участок табибының контактлары булмаганда, үзара бәйләнеш call — үзәк яки поликлиникадагы регистратура ярдәмендә гамәлгә ашырыла, - дип аңлаттылар министрлыкта. - Белешмәләр электрон почта яки мессенджерлар аша биреләчәк. Белешмә фотографиясе яки аның сканерланган күчермәсе җибәрелә. Шулай ук республиканың балалар бакчаларында баланың сәламәтлеге торышын иртәнге тикшерүне көчәйтәчәкләр