Татарстан Хөкүмәте үзизоляция режимы турындагы карарны яңартты. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
«Гражданнарга үзизоляция режимын үтәргә, кирәк булмаган очракта яшәү (тору) урыныннан китмәскә, башка гражданнар белән хезмәттәшлекне максималь дәрәҗәдә чикләргә тәкъдим итәргә", - диелә Министрлар Кабинеты карарында.
12 майдан башлап, пассажирларны һәм багажны, шул исәптән таксины да кертеп, ваклап сату объектларында, хезмәтләр күрсәтүдә, транспортта, шулай ук җәмәгать урыннарында шәхси саклану чаралары — медицина битлексез яки ресираторларсыз һәм перчаткаларсыз булу тыела.
Гражданнарга спорт һәм балалар өчен уен мәйданчыкларында, шул исәптән күпфатирлы йортлар ишегалларында да булырга ярамый. Тыю әлеге объектларга хезмәт күрсәтүче оешмалар хезмәткәрләренә кагылмый.
Шул ук көннән муниципалитетлар арасында пассажирлар һәм багаж ташу тыела, даими рейслар маршрутлары буенча пассажирлар йөртү искәрмә булып тора.
Татарстан хакимияте автосалоннар, ГХАТ органнары (никах теркәгәндә 10 кешедән дә артык түгел) һәм аерым керү мөмкинлеге булганда, 400 квадрат метр мәйданлы азык-төлек булмаган товарлар белән сәүдә заллары эшен яңартырга рөхсәт итте.
Моннан тыш, документта 65 яшьтән өлкәнрәк яисә хроник авырулар (шикәр диабеты, астма, кан әйләнеше системасы авырулары һ.б.) булган гражданнарга, шулай ук күчереп утыртылган органнары булган кешеләргә яшәү урыннарыннан китмәскә киңәш ителә, киләсе очраклардан тыш : ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү яки тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч, эшкә бару, якындагы кибеткә чыгу, йорт хайваннарын йорттан йөз метр ераклыкта йөртү, чүп чыгару һәм дачага бару.