Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән авыл халкына яшелчә культуралары орлыкларын сату программасына 10 млн.сум бүлеп бирү турында карар кабул ителде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров программаның асылы авыл халкына орлыкларны һәм үсентеләрне түләүсез тапшырудан гыйбарәт, бу катлаулы икътисадый вәзгыять шартларында авыл халкының үзмәшгульлеген тәэмин итәргә һәм республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте.
Татарстанлылар барлыгы 31 тонна суган, 1 тонна кишер орлыгы, 820 кг кызыл чөгендере орлыгы һәм 162 мең данәдән артык кәбестә үсентеләре алдылар.
Район кулланучылар җәмгыятьләре һәм Татпотребсоюз системасы кооперативлары орлыклар белән тәэмин итү буенча операторлар булып чыгыш ясадылар, авыл кешеләре үстергән уңышның алга таба сатуда да алар ярдәмгә киләчәк.
Орлыклар алу буенча мәгълүматны 8(843)221-77-72, 221-77-73 телефоннары аша ачыкларга була.