Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы " Коррупциягә каршы бергә!" халыкара яшьләр бәйгесен оештыра. Аны уздыру Берләшкән Милләтләр Оешмасының коррупциягә каршы Конвенциясендә катнашучы дәүләтләр конференциясенең 8 нче сессиясендә каралды.
Бу проектның мәгълүмати партнерлары булып дәүләт органнары, иҗтимагый оешмалар, илнең фәнни һәм мәгариф учреждениеләре, яшьләр берләшмәләре тора.
Бәйгедә катнашырга 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр чакырыла, аларга «Коррупциягә каршы бергә!» темасына эшләр тәкъдим итәргә кирәк булачак. Эшләр 2020 елның 1 маеннан 1 октябренә кадәр бәйгенең рәсми сайтында www.anticorruption.life, ике номинациядә кабул ителә: “ Иң яхшы плакат” һәм “ Иң яхшы видеоролик”
Бәйге эшләрендә җәмгыять тормышының төрле өлкәләрендә коррупциягә каршы көрәшнең заманча дәүләт механизмнарын, шулай ук бу юнәлештә халыкара хезмәттәшлекнең ролен һәм әһәмиятен чагылдырырга кирәк.
Халыкара бәйгене уздыру кагыйдәләре белән сайтта танышып була, Берләшкән Милләтләр Оешмасының рәсми телләрендә: инглиз, гарәп, испан, кытай, рус, француз телләрендә.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә (9 декабрь) багышлана.
Конкурсны уздыру кагыйдәләре конкурсның рәсми сайтында - http://www.anticorruption.life/
Халыкара проект коррупцияне профилактикалау мәсьәләләренә җәмгыятьнең киң игътибарын җәлеп итәр, аның чагылышларына тискәре мөнәсәбәт таралуга ярдәм итәр дип өметләнәбез.