Ранис Камартдинов һәм Александр Черемнов Буа шәһәрендә Җиңү аллеясын төзү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Бүген Буа районына эш визиты белән Горький тимер юлы башлыгының Казан территориаль идарәсе буенча урынбасары Александр Черемнов килде. Визит кысаларында ул район җитәкчесе Ранис Камартдинов белән очрашты. Җитәкчеләр Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм Свияжск – Ульяновск тимер юл линиясе төзүчеләренә багышланган Җиңү аллеясын төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Эшлекле киңәшмә төзелеш территориясендә үтте. Аллея проекты буенча фикер алышуда шулай ук район җитәкчесе урынбасарлары Илдус Гыйззәтов һәм Ленар Хисамов, Буа ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова, тимер юл ветераны, тимер юл тарихы турында берничә китап авторы Илгиз Нигъмәтуллин, районның архитектура бүлеге башлыгы Ринат Гыйльфанов һәм төзелеш өчен җаваплы затлар катнашты.

Бүген алар Җиңү Аллеясы участогын планлаштыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр, бордюрны җәю буенча эшләрне тәмамлау вакытын билгеләделәр, һәйкәл янындагы территориягә яшел үсентеләр утырту өчен әзерләү эшләрен расладылар. Проект буенча бу чыршылар булачак. Шулай ук һәйкәл проекты турында да фикерләштеләр. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби стратегик әһәмияткә ия булган Свияжск-Ульяновск тимер юлы төзелешендә катнашучылар хөрмәтенә һәйкәл төзү Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган. Бу «Россия тимер юллары» ААҖ һәм Буа муниципаль районының уртак проекты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International