Буа муниципаль районында, аның кайчан ачыласы билгеле булмаса да, җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек дәвам итә. Әлбәттә, быел мәктәп укучыларының җәйге ялын оештыру эпидемиологик вәзгыятькә бәйле булачак. Тик без коронавирус сәламәтләндерү лагерьларында балаларның җәйге ялын куркыныч астына куймас дип өметләнәбез.
Бүген районның спорт мәктәпләре, белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Буа җирле бүлекчәсе һәм яшьгвардиячеләр белән берлектә, барлык саклану чараларын үтәп, «Бор» һәм «Чайка» балалар сәламәтләндерү лагерьлары территорияләрен чистарту буенча экологик акция оештырдылар һәм үткәрделәр. Чүп җыюда һәм чүпне чыгаруда « Торак-коммуналь хуҗалык МПП (инженерлык челтәрләре)» ААҖ ярдәм итте. Бу эшне иртәгә дә дәвам итәргә планлаштыралар.
«Буа муниципаль районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе» МКУ мәгълүматларына караганда, быел безнең районда яшь буалыларга ял итү өчен 23 лагерь эше планлаштырылган. Алар барысы да тиешле дәрәҗәдә төзекләндерүләр үткәрәләр, җиһазлар һәм инвентарь сатып алалар.
.jpg)



