Буа районының Аксу авылында чишмә территориясен төзекләндерделәр

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Аксу авылында «Гиниятулла бабай» чишмәсен төзекләндерделәр.

Җирлек башлыгы Марат Хәйруллин сүзләренә караганда, су чыганагына һәм аның территориясенә җентекле ремонт таләп ителгән. Aksu_official Инстаграм аккаунтында пост бастырылганнан соң, күп кенә авыл кешеләре һәм якташлар аны төзекләндерү идеясен хупладылар һәм уртак көч белән 60 мең сум акча җыйдылар. Чишмәне чистарту өчен дә, койманы алыштыру өчен дә сумма җитәрлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International