Буа районының урман - парк зоналарында эпизоотик чаралар

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Бүген "Буа РДВБ" ДБУнең ветеринария белгечләре районның урман - парк зоналарында эпизоотик чаралар үткәрделәр. Кыргый хайваннарның котыру авыруына каршы «Рабистав» вакцина препаратларын тараттылар. Җим брикет рәвешендә ясалган, аны хайван тулысынча йота алмый, ә бары исен тоемлап тешли һәм вакцина лайлалы авыз куышлыгына эләгә, организмга тарала. Вакцинациядән соң 21 көн узгач хайваннарда котыру авыруына каршы 12 айга кадәр иммунитет формалаша. Болай вакцинацияләү котыру авыруына каршы иң нәтиҗәле ысул булып тора. Брикет ашалганмы- юкмы икәнне белү өчен махсус ысул белән эшләнгән: аңа биомаркер (тетрациклин) кертелгән, ул сөяк тукымасында һәм хайванның тешендә бөтен гомере буена туплана, аны флоресцент методы ярдәмендә генә табып була. Вирусвакцина кыргый хайваннар (төлкеләр, песиләр, кабан, поши, аю) өчен, шулай ук йорт дуңгызлары һәм этләр өчен зарарсыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International