Озын яллар сынавы

2013 елның 11 гыйнвары, җомга
01. Янгын сүндерүчеләр өчен Яңа ел “каникулы” гадәттә булмаганча тыныч узды – бер генә янгын чыгу очрагы да теркәлмәде. 111 номерлы янгын часте начальнигы Расыйх Шәрәфетдинов әйтүен-чә, бары 6 гыйнвар көнне юл-транспорт вакыйгасы булу турында ике хәбәр алынды. Аның да берсе ялган чакырту – иртәнге сәгать 5 тулганда бер ваемсызының усал “шаяртуы” аркасында янгын сүндерүчеләр Иске Суыксу авылын урап кайтырга мәҗбүр булдылар. Ә менә кичке унберенчедә Новоселки авылы янында юл кырыена “очкан” Ульяновск номерлары белән “ВАЗ-2112” автомобилен Күшке аерым посты янгын сүндерүчеләре тартып чыгарды. Бәхеткә, каза күрүчеләр юк.
1 номерлы зона эзләү-коткару отряды начальнигы Игорь Бычков әйтүенчә, алар өчен кышкы проблемалар нигездә югалган балыкчыларны эзләү белән бәйле. Быел да 4 гыйнвар көнне Идел елгасының Кама Тамагы районы өлешендә буалы балыкчылар адашты. Ә 26 декабрь көнне шунда ук Ульяновск өлкәсеннән килүчеләр югалган иде. Шөкер, барысы да исән-сау килеш табылдылар. Отряд хезмәткәрләре моннан тыш та Иделдән кайтып кермәделәр, дисәң дә була – 5 мәртәбә рейдка чыктылар. Иделнең боз астыннан балык тотарга яратучыларны үзенә тартып торучы урынында киңлеге 15 километр тәшкил итә. Ә адашуның төп сәбәпләре булып кесә телефоннары булмау яисә аларның “зарядка”сы утыруы, навигация чаралары, компаслар булмау, кар-буран, томан аркасында күз күреме начарлану тора. 
02. Буа ОВДсының штаб начальнигы Сергей Климов белдерүенчә, полицейскийлар халык күпләп җыелу урыннарында җәмәгатьчелек тәртибен уяу саклады. Бәйрәмнәр тыныч үтте дисәк тә, Яңа ел кәефен төшерүче 3 җинаять очрагы теркәлде. Беренчесендә шәһәрнең Гагарин урамындагы йорт каршында торган автомобильгә билгесез затлар зыян салдылар. Калган икесе урлау белән бәйле. Караклар “Татьяна” кибетеннән гирлянда, “Гүзәл”дән кесә телефоны “чәлдерделәр”. Соңгысының шәхесе ачыкланды. Әлеге фактлар буенча җинаять эше кузгалтылды.
03. Яңа ел көннәрендә район үзәк дәваханәсенең “Ашыгыч ярдәм” бүлеге станциясенә мөрәҗәгать итүчеләр саны гадәттәгедән күп булмады. Кизү торучы фельдшерлар күбесенчә кан басымы “уйнаган” һәм тән температурасы кискен күтәрелгән авыруларның өйләренә барып хезмәт күрсәттеләр. 2 кешегә  исерткечтән “агулану” диагнозы куелды.
04. “Буа газы” ЭҖИнең баш инженеры Миргаяз Гариповның әйтүенчә, кышкы ял көннәре  хәвефсез узган. Авария-диспетчерлык хезмәтчелегенә зәңгәр ягулык куллану белән бәйле хәвефле хәбәр алынмаган. 
Гомүмән алганда, яллар тыныч узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International