Булачак медиклар уңышы

2013 елның 11 гыйнвары, җомга
Буа медицина училищесы укучылары үзләренең талантлы һәм белемле булуларын Россиякүләм таныталар. 3нче курс студенты Радик Әбекәев Россия Федерациясе урта-махсус уку йортларында белем алучылар арасында Йошкар-Ола шәһәрендә уздырылган чит телдә җырлаучыларның төбәкара фестивалендә гитарада уйнап, инглиз телендә җыр башкарып, II дәрәҗә Дипломга һәм кыйммәтле бүләккә ия булды.
 Булачак фельдшер, шулай ук 3нче курста белем алучы Алсу Дусимова исә Идел буе федераль округындагы урта медицина һәм фармацевт белеме бирүче уку йортларында укучылар арасында Яр Чаллы шәһәрендә үткән “Кешенең анатомиясе һәм физиологиясе” олимпиадасында катнашып, иң күп балл җыеп, Диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Әлеге укучыларны бәйгегә әзерләгән укытучылар Любовь Синьчугова белән Гөлнара Хисамова жюриның Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International