Татарстанда 162 "Агростартапер"ның исемнәре игълан ителгән, алар арасында өч буалы да бар

2020 елның 15 мае, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2019-2024 елларга Татарстан Республикасында «Агростартап» проекты буенча крестьян (фермер) хуҗалыкларын төзү һәм үстерү» ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгак ясау турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 659 млн. сумнан артык тәшкил итте.

Татарстанның 36 муниципаль районыннан конкурска гариза биргән 300 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан 162 фермер 1,6 млн.сумнан алып 6 млн. сумга кадәр грантка ия булды. Җиңүчеләр арасында Кукмара (27 фермер), Мамадыш (19 фермер) һәм Саба (17 фермер) районнары бар. Шулай ук якын арада өч буалы үз бизнес-проектларын башлап җибәрәчәк. Алар-Сафиуллин Сөләйман 200 бал кортына исәпләнгән проект белән, Мөхәммәтшин Рамил 3 га җиләк-җимеш культуралары (кура җиләге) үстерү проекты белән, Фәхретдинов Әсрар 80 башка исәпләнгән атчылык фермасы проекты белән.

Грант алучылар, нигездә, ит һәм сөт терлекчелеге, ат үрчетү, сарыкчылык, кошчылык, умартачылык, гөмбәләр үстерү һәм товар балыгы җитештерү, шулай ук җиләк-җимеш һәм җиләк культуралары үстерү, бөртекле, кузаклы һәм азык культуралары җитештерү буенча терлекчелек юнәлешендәге проектларны гамәлгә ашырачаклар.

«Соңгы елларда авыл хуҗалыгы җитештерүен автоматлаштыру һәм авыр кул хезмәтен техника белән алыштыру хисабына авыл халкы турыдан-туры агросәнәгать комплексы оешмаларында кими бара. Шуңа бәйле рәвештә аларны эшкә урнаштыру, эш белән тәэмин итү, керем белән тәэмин итү проблемасы килеп баса. Яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм итү программасы «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм ул авыл җирендә яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә, авыл халкының үзмәшгульлеген тәэмин итүгә, авылда яшьләрнең эшлекле активлыгын күтәрүгә, авыл тормыш рәвешен саклап калуга юнәлдерелгән», - дип билгеләп үтте ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яшь фермерлар тарафыннан акчаларның максатчан тотылышын контрольдә тотуны тәэмин итә һәм бирелгән грантлар грантның максатсыз билгеләнеше буенча кулланылуын һәм (яки) аларны алу өчен дөрес булмаган белешмәләр һәм документлар бирү фактларын ачыклаганда кире кайтарылырга тиеш, дип искәртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International