Буа районында агросәнәгать комплексының хезмәт династияләрен хөрмәтләделәр

2020 елның 15 мае, җомга

Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында бүген Буа муниципаль районы агросәнәгать комплексының хезмәт династияләрен хөрмәтләделәр. Авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ранис Габитов һәм Буа районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ләйсән Сөнгатуллина Трусеневлар, Скрипкиннар һәм Илюшиннар гаиләләрен котладылар, истәлекле бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләренә киләчәктә дә һөнәри уңышлар, сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләделәр. Татарстанлыларга гаилә традицияләренең мөһимлеге һәм кыйммәтләре турында искә төшерүгә юнәлдерелгән акция Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов тарафыннан тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International