Спорт гаилә династияләре һәрвакыт аерым исәптә һәм горурлыгыбыз булып тора.

2020 елның 16 мае, шимбә

15 майда дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Буалылар арасында физик культура һәм спорт үсешенә бүгенге көндә дә зур өлеш кертүче спорт гаиләләре шактый. Абыйлы-энеле Мансур һәм Рамил Җамалетдиновлар районның спорт тормышында аерым урын алып торалар. Мансур Миңнехадиевич-гер спорты буенча спорт мастеры, «Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы», күп тапкырлар Сабантуйлар чемпионы. Рамил Миннехадиевич-көрәш буенча спорт мастеры, аркан тарту буенча чемпион. Ел саен районда танылган көрәшче, ТР спорт мастеры Җамалетдинов Рамил Миңнехади улы кубогына "Көрәш" буенча шәхси-команда беренчелеге үткәрелә. Аларның уллары да спортның бу төре белән шөгыльләнәләр, район һәм республика ярышларында призлы урыннар яулыйлар. Без алар белән горурланабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International