Татэнергосбыт «Кояшлы куян» энергияне сак тоту темасына XI Республика балалар иҗат эшләре конкурсына гаризалар кабул итүне дәвам итә.
Кече яшьтән балаларга планетабыз ресурсларына сакчыл караш турында сөйләү бик мөһим. Татарстанлыларның экология мәсьәләләренә карата кызыксынуларын стимуллаштыру һәм энергия куллану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына игътибар җәлеп итү өчен, Татэнергосбыт компаниясе ел саен балалар иҗат эшләре конкурсы үткәрә.
Быел без зур юбилейларны-Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын һәм Россия электрлаштыру буенча дәүләт комиссиясе (ГОЭЛРО) планын кабул итүгә 100 ел тулуны билгеләп үтәбез. Шул уңайдан без конкурс номинацияләре кысаларында иҗади формада катнашучыларга энергетиканың үткәне һәм киләчәге, кешеләрнең узган гасыр эчендә энергияне саклауга мөнәсәбәтенең ничек үзгәрүе турында уйланырга тәкъдим итәбез.
Анда «Иң яхшы рәсем», «Иң яхшы хикәя яки шигырь» һәм «Иң яхшы кул эшләре» номинацияләрендә иҗади эшләр белән 4 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшь татарстанлылар чакырыла. Конкурс ел саен ресурсларны дөрес куллану темасына игътибарны җәлеп итү, шулай ук үсеп килүче буын арасында энергия саклау моделен популярлаштыру максатыннан үткәрелә.
Эшләр 1 сентябрьгә кадәр «Иң яхшы кул эшләре» номинациясендә һәм 30 сентябрьгә кадәр башка номинацияләрдә кабул ителәчәк. Финалистларны һәм җиңүчеләрне жюри билгеләячәк. Иң яхшы эшләрнең авторларын Казанга, ноябрь аенда узачак һәм халыкара Энергия саклау көненә багышланган, дипломнар һәм бүләкләр тапшыру өчен, чакырачаклар.
Катнашучының анкетасы белән тутырылган «Иң яхшы рәсем» номинациясендә катнашу өчен иҗади эшләрне якындагы филиалларга, «Татэнергосбыт» АҖ клиентларга хезмәт күрсәтү офисларына, яки 420059, Казан ш., Павлюхин ур., 110В адресы буенча җибәрергә мөмкин. «Иң яхшы хикәя яки шигырь» һәм «Иң яхшы кул эшләре» номинацияләрендә катнашу өчен гаризаларны конкурсны оештыручыларның электрон почтасына юлларга кирәк pc@tatenergosbyt.ru
Катнашучылар игътибарына! Катнашу өчен гариза җибәргәнче, конкурс турындагы Нигезләмә белән компаниянең рәсми сайтында танышырга кирәк. Конкурсны оештыру һәм катнашу кагыйдәләре турында тулырак мәгълүматны «Татэнергосбыт» АҖ рәсми сайтында «Матбугат үзәге/конкурслар/Кояшлы куян» бүлегендә яки 8(843)567-71-14, 567-71-99 телефоннары аша белергә мөмкин.