«Бердәм Россия» активистлары коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә торган Буа медикларына 50 азык-төлек җыелмасы тапшырды.

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Продуктларны партиянең ТабибларгаРәхмәт акциясе кысаларында бирделәр. «Бердәм Россия» Россиянең иң эре ваклап сату челтәрләренең берсе - «Магнит» белән медикларга азык-төлек җыелмалары бирү турында килеште. «Бүгенге көндә медхезмәткәрләр физик яктан гына түгел, ә югары эмоциональ киеренкелек белән эшлиләр. «Бердәм Россия» ягыннан мондый ярдәм - ул, барыннан да элек, психологик ярдәм», - диде Буа район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Сәмәрханов һәм «Бердәм Россия» активистларына күрсәткән игътибарлары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International