Узган атна ахырында Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов район фермерлары белән очрашты.

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Башта ул Фирдүс Салаватуллин һәм Илсур Йосыповның фермер хуҗалыгын карады, анда 2 га мәйданда 20дән артык кеше белән кәбестә утырту бара. Аннары Ранис Рафис улы Җәмил Дәүләтшин крестьян-фермер хуҗалыгында булды. Бүген ул кура җиләге һәм алмагачлар утырта. Моннан тыш, район җитәкчесе "Коммуна", "Бола", "Ямбулат" хуҗалыкларын карады, анда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Хәзер район хуҗалыкларында минераль ашламалар белән тукландыру һәм чүп үләннәренә каршы препаратлар сиптерү эшләре бара. Районда чәчү тәмамланып килә, "Заря" һәм "Дружба" хуҗалыкларында 1500 га кукуруз чәчәсе генә калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International