Урманчылык хуҗалыгы факультетының урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы укытучылары Х.Г. Мусин, доцент Мөхәммәтшина А.Р, Петрова Г. А., аспирант Таҗиев И. Р., Икътисад институтының авыл хуҗалыгы җитештерүе белән идарә итү кафедрасы мөдире Сафиуллин Н. А., механикалаштыру һәм техник сервис институты аспиранты Сабиров Б. М., «Буа урманчылыгы» ДКУ җитәкчесе, урманчылык хуҗалыгы факультеты чыгарылышы Гатауллин И. И., Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - "Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе" МКУ башлыгы И. Ф.Ханбиков, Ырынгы урта мәктәбе директоры Дворцов О. Н., химия укытучысы-мәктәп урманчылыгы отряды җитәкчесе Алексеева А. К., мәктәп урманчылыгы әгъзалары Самаркина Д., Блинова Д., Иванова Л., Комиссарова У. белән берлектә Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Ырыңгы урта гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә, ябык грунтта урман хуҗалыгы токымнары орлыкларын чәчүне оештырдылар. Чәчү заманча технологик схемалар буенча үсемлекләрне үстерүне һәм яклауны стимуллаштыруның яңа биопрепаратларын кулланып башкарылды. Бер үк вакытта дендрология бакчасында агач-куак токымнарын карау үткәрелде, аңа урман культураларын урманчылык кафедрасы укытучылары, Ырынгы урта мәктәбе педагоглары һәм мәктәп урманчылыгы әгъзалары нигез салган иде.