"Бала- төп пассажир!" рәсем бәйгесен Буада ЮХИДИ игълан итте

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Район ЮХИДИ бүлекчәсе "Бала-төп пассажир!" рәсем-плакатлар бәйгесен уздыра. Ул Буа районында яшәүчеләрнең игътибарын пассажир балалар катнашында авариялелек проблемасына җәлеп итү, балалар өчен юл - транспорт имгәнүләрен булдырмау максатыннан үткәрелә.

Бәйгенең бурычлары: - балалар катнашында юлларда авариялелек проблемасына ата-аналарның игътибарын активлаштыру;

- юл хәрәкәтендә катнашучыларның культурасын формалаштыру;

- балаларның һәм өлкәннәрнең социаль активлыгын, иҗади һәм коммуникатив сәләтләрен үстерү. Бәйгене уздыру вакыты: Эшләр 2020 елның 27 маена кадәр түбәндәге электрон адреска җибәрелә: gibdd.buinsk212@mail.ru яки ватсапка (тел: 89274262658). Нәтиҗәләр 2020 елның 1 июнендә ясалачак.

Бәйгедә катнашучылар: анда катнашу өчен балалар белән ата-аналар, мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр, белем бирү учреждениеләре укучылары чакырыла.

Бәйгене уздыру шартлары: 1) плакатлар - өндәүләр теләсә кайсы техникада (гуашь, компьютер графикасы, фотокаллаж, катнаш техника) башкарылырга мөмкин. Эш күләме: форматы-А1

2) эшләр конкурс шигаре белән игълан ителгән үзенчәлекне һәм тематиканы чагылдырырга тиеш.

3) конкурста һәр катнашучыдан бер плакат катнаша ала.

Бәйге 2 яшь категориясендә үткәрелә:

- 3 яшьтән 7 яшькә кадәр (мәктәпкәчә яшьтәге балалар)

- 8 яшьтән алып 12 яшькә кадәр (гомуми белем бирү учреждениеләренең башлангыч буын укучылары)

Конкурс эшен рәсмиләштерү: катнашучы Ф.И. Атасының исеме, яше, белем бирү учреждениесенең исеме плакатның астагы уң як почмагында язылырга тиеш.

Җиңүчеләрне билгеләү: Җиңүчеләр һәм призерлар һәр яшь категориясендә критерийлар нигезендә аерым билгеләнә:

- конкурс тематикасына туры килү;

- чакырылышны чагылдыру;

- яңалыклар;

- эшләрнең сыйфаты, катлаулылыгы һәм оригинальлеге;

- заманча тенденцияләр;

- үтәлешнең ачыклыгы, грамоталылыгы һәм пөхтәлеге;

- балаларның плакатны башкаруда катнашуы.

Бүләкләү: Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм призлар белән бүләкләнә. Катнашучыларның иң яхшы эшләре акция, рейдлар үткәргәндә ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә кулланылачак.

Барлык катнашучыларга да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International