Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдиновның Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлавы.

2020 елның 19 мае, сишәмбе

Хөрмәтле журналистлар, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлыйм.

Хәзерге заман кешесенең тормышын объектив, һәрьяклы һәм оператив мәгълүматлардан башка күз алдына да китереп булмый. Сезнең гади генә булмаган, акыл һәм талант киеренкелеген таләп итә торган намуслы хезмәтегез нәтиҗәсендә район һәм республика халкының иҗтимагый фикере, карашлары һәм позициясе шактый дәрәҗәдә формалаша.

Сезне чын күңелдән Татарстан матбугаты көне белән котлыйм, киләчәктә дә иҗади традицияләрне үстерүегезне, булган һөнәри потенциалны арттыруыгызны телим. Иҗади уңышлар сезгә һәм сезнең язган һәр юл җәмгыятебез тормышына бары тик уңай кәеф кенә кертсен, аның алга таба үсешенә ярдәм итсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International