Пенсионер-опекуннарга июль аеннан пенсияне индексацияләү яңартыла

2020 елның 19 мае, сишәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) хәбәр итә, кабул ителгән төзәтмәләр нигезендә, 2020 елның 1 июленнән башлап, балигъ булмаган балаларның опекуннары яки попечительләре булган пенсионерлар иминият пенсиясен индексация белән ала башлаячак.

Хәзерге вакытта түләүле попечительлек эшчәнлегенә (әйтик, тәрбиягә бала алган гаилә турында килешү кысаларында) мәҗбүри пенсия иминияте кагыйдәләре кагыла, шуңа күрә опекун пенсионерларга иминият взнослары бирелә, ә пенсияне исәпкә алып, аларга пенсияләр бары тик опека тәмамланганнан соң гына яңартыла.

1 июльдән индексацияләнгән пенсияләрнең гаризасыз түләнүен тәэмин итү өчен, пенсия фонды бүлекләре 15 июньгә кадәр пенсионер-опекуннарның исемлекләрен актуальләштерәчәк һәм 24 июньгә кадәр почта һәм кредит оешмалары өчен кирәкле документлар формалаштырачак.

"Якынча бәяләүләр буенча, 300ләп тәрбиягә бала алган ата-аналар расланган үзгәрешләр нәтиҗәсендә өстәмә түләүләр алачак", - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.

ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843) 279-27-27

ТР Буа шәһәрендә Пенсия фонды (районара) 8(84374)3-47-22

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International