Татарстанның 1000нән артык ишегалдын төзекләндерү проектлары җәмәгать фикер алышуы стадиясен узды

2020 елның 19 мае, сишәмбе

Татарстан ишегалларының план-схемалары dvor.tatar сайтында апрель һәм май айларында ачык керү өчен бастырылып чыккан иде «Безнең ишегалды» программасының мөһим принцибы, аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләде – бу йортта яшәүчеләрнең фикерен исәпкә алу. Шуңа күрә махсус эпидемиологик хәл шартларында ераклаштырылган форматта төзекләндерү проектлары буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы оештырылды.

Ишегалларын төзекләндерү буенча тәкъдим ителгән схемалар турында фикерләр һәм теләкләр берничә канал буенча кабул ителде – dvor.tatar программасы сайтында планга карата шәрехләрдә һәм тәүлек буе эшли торган кайнар линия телефоны аша 8 (800)27-520. Шәрехләрне кабул итү барышында татарстанлылар сайтка 4 меңнән артык хәбәр язган һәм 1500 тапкыр программаның колл-үзәгенә шалтыраткан.

Халыктан алынган барлык схемаларга шәрехләр беренчел проектларны эшләгән муниципаль районнарга җибәрелгән. Муниципалитетларның бурычы-барлык тәкъдимнәрне эшкәртү һәм ишегалды схемаларын программа буенча мәҗбүри эш җыелмасы нигезендә һәм программа принципларын исәпкә алып төзәтү.

«Безнең ишегалды» Президент программасы мәҗбүри эшләр җыелмасыннан торган ишегалларны комплекслы төзекләндерүне күздә тота: керү юлларын асфальтлау, гамәлдәгеләрен асфальтлау һәм яңа тротуарлар булдыру, эскәмияләр һәм урналар урнаштыру, тышкы яктыртуны ремонтлау, балалар өчен уен комплексларын урнаштыру, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар булдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International