Татарстан Республикасында 2020 елның язгы урман утырту сезоны тәмамланды. Аның кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре тарафыннан 2254,8 га мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды, шул исәптән урман культураларын утырту – 2152,2 га, урман үрчетү – 102,6 га.
Исегезгә төшерәбез, быел республикада «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» милли проектының «Экология» төбәк проекты буенча барлыгы 4784 га мәйданда урман торгызу эшләре башкарылачак, ел дәвамында 11,4 тонна төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләү һәм 30,9 млн. данә стандарт утырту материалы үстерү планлаштырыла.
Шуның белән бергә Татарстанда урман культуралары сезоны кысаларында башка чаралар да башкарылган. Шулай итеп, саклагыч урман үсентеләрен салу эшләре 1934 га мәйданда (чокыр-балка – 1895 га, кыр саклау – 39 га), урман культураларын өстәү – 2578 га, урман питомникларында 18 га мәйданда орлык чәчү эшләре башкарылды.
Җәйге һәм көзге чорда урманнарны табигый торгызу, катнаш урман торгызу, урман культураларын агротехник карау, корыган агачлардан арындыру һәм кыр яклау урман утыртмаларында чистарту эшләре, төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын әзерләү, урман культураларын тулыландыру һәм киләсе ел культурасына туфрак әзерләү эшләре башкарылачак.
Белешмә өчен. «Экология» милли проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елда тормышка ашырыла башлады. Аның төп максаты-2024 елга карата 100% ка карата урманнарны яңадан торгызу балансын тәэмин итү. Бу максатка ирешү өчен 2 максатчан индикатор билгеләнгән: «урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына мөнәсәбәте, %» һәм «урман янгыннарыннан зыян, млн.сум».