Җәйге каникуллар алдыннан Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 2020 елның 20 маеннан 3 июненә кадәр балалар товарлары һәм балалар ялының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук әлеге товар категориясенә һәм эшчәнлек төренә карата гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча гражданнарга тематик консультация бирәчәк.
Халыктан шалтыратулар кабул ителәчәк:
- кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең Бердәм консультация үзәгендә 8-8005554943 телефоны буенча тәүлек буе эшли торган режимда-8-8005554943;
- кулланучылар өчен консультация үзәгенең "кайнар линиясе" буенча (843) 221-90-16 көн саен 09.00 дән 17.00 гә кадәр, 12.00 дән 13.00 гә кадәр тәнәфес, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, ;
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлегенә (Татарстан) Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында (84374) 3-52-89 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.