Татарстанда онлайн-режимда ел саен үткәрелә торган «Кызыл гвоздика» Бөтенроссия акциясе, ул Хәтер һәм Дан елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Аны «Буыннар хәтере»хәйрия фонды оештыра. Акциянең максаты – онлайн-маркетплейслар, ретейл-партнерлар һәм волонтерлык оешмалары аша " Мин хәтерлим. Мин ярдәм итәм" девизлы истәлекле билгеләр сату. Значокларны реализацияләүдән кергән барлык акчалар ел саен ил ветераннарына югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлтелә. Covid-19 коронавирус пандемиясе белән бәйле вакытлыча чикләүләргә карамастан, фонд ярдәм күрсәтүне, дарулар китерүне, дәвалауны һәм реабилитацияләүне дәвам итә.
«Кызыл гвоздика» значокларын гвоздика.рф сайтында онлайн, танылган сәүдә челтәрләре кибетләрендә, Россия почтасы бүлекчәләрендә сатып алырга була. «Җиңү волонтерлары» һәм «көмеш» волонтерлар, чикләүләрне төшергәннән соң, җәмәгать урыннарында, шулай ук Россиядә игълан ителгән Хәтер һәм Дан елына багышланган тантаналы чараларда значоклар таратачаклар.
«Кызыл гвоздика» значоклары ныклы металлдан ясалган. Акция партнерларының тулы исемлеген гвоздика.рф проекты сайтында карарга була.