Әле 30 ел элек бакча кишәрлеге булу абруйлы иде. Хәзер бакча кишәрлеге - сәламәтлеккә файда китерә торган финанс һәм үз көчләребезнең шактый отышлы капитал салуы: үз куллары белән үстерелгән экологик чиста продуктлар күпкә файдалырак. Әмма җир табыш китерсен өчен, аны эшкәртергә кирәк. Кызганычка каршы, барлык хуҗаларның да моңа көче, вакыты һәм чаралары юк. Менә шуңа кишәрлекләр ташландык хәлдә булып чыга да инде.
Статистика буенча, Буа районының «Сахарник» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте территориясендә 5 йөз участокның 96 проценты диярлек ташландык хәлдә. Якын-тирә участоклар хуҗалары өчен бу табигый бәла-казага тиң-аларның бакчачылык тормышы чүп үләннәренә һәм корткыч бөҗәкләргә каршы мәңгелек көрәшкә әверелә. Ваемсыз хуҗаларны җавапка тарту бик авыр, тик шулай да мөмкин. «Бакчачылар өчен» конкрет билгеләнгән җир кишәрлеге булган очракта, әгәр кишәрлек ташланган һәм чүп үләннәре белән капланган булса, мондый кишәрлек милекчесенә штраф салырга яки хәтта мәҗбүри рәвештә җирен алырга мөмкин. Кеше җир кишәрлеген белән шөгыльләнергә һәм аны төзекләндерергә теләмәсә, бу күңелсезлекләрдән иң яхшы чыгу юлы-җир кишәрлеген сату, яисә рәсми рәвештә аннан баш тарту.
Бакчачылык, яшелчәчелек өчен билгеләнгән җир кишәрлекләре кулланылмаса, дәүләт инспекторлары мондый участокларның хуҗаларын административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.8 статьясы (РФ КоАП) нигезендә административ җаваплылыкка тарталар. Штраф кадастр бәясеннән 1-1, 5% күләмендә билгеләнәчәк, әмма 20 мең сумнан да ким булмаган күләмдә. Буа муниципаль районында ташландык җир кишәрлекләрен тикшерүләр май ахырыннан башланачак һәм ноябрь аена кадәр дәвам итәчәк.
Үз дачасы турында хыялланган шәһәр ыгы-зыгысыннан арыган, җир кишәрлекләре сатып алырга һәм бакчачылык белән шөгыльләнергә теләгән буалылар "ТР Буа муниципаль районы муниципаль берәмлегенең милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы" МКУнә мөрәҗәгать итә алалар, телефон – 8(84374) 3 48 33.