Бүген, 20 майда, 2017 елда БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясе белән гамәлгә куелган Бөтендөнья бал кортлары көне билгеләп үтелә. Эш киңәшмәсе барышында Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов умартачыларны бәйрәм белән котлады.
Киңәшмә Россиянең барлык төбәкләре белән видеоконференцэлемтә режимында узды һәм 2020 елда умарталарның һәлак булуына юл куймауга багышланган иде. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, «Татарстан Республикасы аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ директоры Марат Миңнебаев һәм Татарстан умартачылары катнашты.
2020 елда умарталарның һәлак булуына юл куймау эше кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан умартачылар реестры төзелде һәм Россельхозүзәк белән берлектә республика умартачылары һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә, бал кортларын саклап калу һәм пестицидларны агротехник кулланганда һөнәри мәнфәгатьләрне яклау өчен билгеләнгән «пестицидлар белән агулануны профилактикалау буенча инструкция» эшләнде, ул республиканың һәр муниципаль районына җиткерелде һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында урнаштырылган.
Һәр районда оператив хәбәр итү өчен фермерлар һәм умартачыларның үзара хезмәттәшлеге буенча WhatsApp мессенджерында махсус төркемнәр эшли башлады, шулай ук районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре белгечләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре агрономнары, Россельхознадзор, Россельхозүзәк, дәүләт ветеринария инспекциясе, авыл җирлеге вәкилләре, «Татарстан Республикасы аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ белгечләре һәм районнар умартачылары керә торган эш төркемнәре төзелде.
Төркемдә фермер эшкәртү буенча планлаштырылган эшләрнең урынын һәм вакытын, ким дигәндә, 3 көн алдан күрсәтә. Ә умартачылар автомат рәвештә хәбәр алалар. Бу аларга пестицидлар белән агулану куркынычын киметү өчен вакытында чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк. Мәсәлән, умарта кортларын имин урынга күчерү.
Моннан тыш, Татарстанда умарталарны паспортлаштыру дәвам итә. Татарстанда бүгенге көндә 245 429 умарта күче һәм 9 106 умарталык исәпләнә. Шуларның 3 964е, ә бу 44% ы паспорт алды. Бердәм үрнәктәге паспортта уникаль номер, умарталык хуҗасы, аның урнашу урыны, умарта күчеләренең саны, шулай ук нинди эшкәртү һәм дәвалау чаралары үткәрелүе турында мәгълүмат бар.
Паспортлаштыру ирекле тәртиптә уза. Тукай, Зәй, Нурлат, Алабуга һ.б. районнарда, мәсәлән, паспортлаштыру 100% ка җитте. Башка районнардабу күрсәткечләрнең бик түбән булуы күзәтелә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы паспортлаштыруның бердәм реестр булдыру һәм умарталарның һәлак булуына юл куймау максатыннан үткәрелүенә игътибар итә һәм умартачыларга үз районында, район дәүләт ветеринария берләшмәсенә паспорт алу өчен гариза белән мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.