Татарстанда Ураза гаетен бәйрәм итү форматы билгеле булды

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Рамазан ае тәмамлану уңаеннан Гает (тантаналы гыйбадәт) Татарстанда live-форматта узачак. Һәр дин тотучы бәйрәм вәгазенә «ТНВ» телеканалында, ТР Диния нәзарәтенең рәсми сайтында яки «Хозур ТВ» каналында турыдан-туры трансляция ярдәмендә кушыла ала. Бу хакта республика мөфтие Камил Сәмигуллин белдерде. Ул яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә бәйрәмне мондый форматта уздыру өчен карар кабул ителүен аңлатты. Мөселманнарга әле беркайчан да Рамазанны быелгы кебек үткәрергә туры килмәде, дип белдерде рухани. «Без барыбыз да Сезнең белән Ураза гаетен бәйрәм иткән вакытта Аллаһ йортында намазда очрашырга телибез. Әмма шул ук вакытта бу катлаулы ситуациядә без, барыннан да элек, һәр кеше турында кайгырту күрсәтергә тиешле ислам кыйммәтләренә таянырга тиешбез. Бәйрәм намазын үтәү — хаҗиб, ә үз һәм чит тормышны саклап калу-фард булудан чыгып эш итәргә тиешбез. Мәчетләрнең, ирексездән, үлем куркынычлы авыруның таралу үзәгенә әйләнүенә юл куймыйбыз, чөнки кешеләрнең сәламәтлеген һәм тормышын куркыныч астына куярга хакыбыз юк», - дип билгеләп үтте Сәмигуллин. Трансляция 24 майда 6: 30 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International