«Россельхозбанк» АҖнең Татарстан төбәк филиалы 2020 елның 5 мартыннан «Россия Федерациясе гражданнары өчен ташламалы процент ставкасы белән ипотека кредиты» программасын гамәлгә ашыру кысаларында авыл территорияләрендә торак бина төзүгә (сатып алуга) кредит бирә. Әлеге программа Буа муниципаль районы халкы арасында актив популярлык казана. «Россельхозбанк» АҖнең Буа шәһәрендәге өстәмә офисы тарафыннан бирелгән кредитларның гомуми күләме 37 млн.сумнан артык. Яшь буын өчен ташламалы ипотека кече шәһәрләрнең һәм авылларның җәлеп итүчәнлеген, яшәү һәм эшләргә уңайлы урын буларак, арттырырга тиеш. Күп кенә халыкка ул безнең районда күчемсез милек сатып алырга мөмкинлек бирәчәк. «Без беренчеләрдән булып Буа шәһәрендә торак йорт сатып алу өчен ташламалы кредит алуыбызга бик шатбыз - «Россельхозбанк» АҖнең беренче клиентлары Мингалиевлар гаиләсе әнә шулай дип әйтә. Исегезгә төшерәбез, ташламалы авыл ипотека программасы буенча еллык процент ставкасы 2,7% тан 3% ка кадәр. Түбәндәге максатлардан файдаланырга мөмкин:
- әзер торак – күпфатирлы йортта йорт яки фатир сатып алу
- йорт төзергә теләгән очракта җир кишәрлеге сатып алу
- төзелеп бетмәгән йортны сатып алу
- төзелеп килүче йортта фатир сатып алу
Беренчел кертем белән – 10 % башлап. Вакыты 300 айга кадәр. Кредит суммасы 3 000 000