Буада имтиханнар 8 июньнән соңрак вакытка күчереләчәк

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

2020 елда бердәм дәүләт имтиханын үткәрү вакыты 8 июньнән соңрак вакытка күчереләчәк.

Бу хакта Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк төбәкләр белән видео-конференц-элемтә режимында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, мондый карар, илдәге эпидемиологик ситуациядән һәм балалар һәм педагоглар сәламәтлеген саклау таләпләреннән чыгып, сәламәтлек саклау органнарының рекомендацияләренә бәйле.

Аттестация кампаниясе башлануның соңгы даталары якын арада хәбәр ителәчәк. Барлык сроклар да Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланачак һәм якын көннәрдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы тарафыннан закон дәрәҗәсендә беркетеләчәк.

11 сыйныфларда БДИ үткәрү форматы үзгәртеләчәк: югары уку йортларына керергә җыенмаган укучыларга аттестатка ел нәтиҗәләре буенча билге куелырга мөмкин.

"БДИ-белемнәргә реаль бәя бирә һәм укучыларга илнең теләсә кайсы югары уку йортларына керергә ярдәм итә торган нәтиҗәле механизм. Сәламәтлек саклау буенча хәлләрне һәм чараларны исәпкә алып, аны быел югары уку йортларына укырга керергә теләгән унберенче сыйныф укучылары тапшырыр дип планлаштырыла», – дип белдерде мәгариф министры Сергей Кравцов.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының калган категорияләре өчен рус теле һәм математика буенча БДИ кысаларында мәҗбүри фәннәрне үткәрү планлаштырылмый.

Имтихан кампаниясе бердәм срокларда, Роспотребнадзор таләпләре нигезендә, санитар-гигиена режимына туры килә: аудиториядә укучылар саны кимиячәк, биналарга дезинфекция үткәреләчәк. Регионнар катнашучылар һәм имтиханчыларның сәламәтлеген саклау буенча чараларның тулы исемлеге булган җентекле тәкъдимнәр алачаклар.

9 нчы сыйныф укучылары өчен рус теле һәм математика буенча мәҗбүри имтиханнарны гамәлдән чыгару планлаштырыла, йомгаклау бәяләре еллык билгеләр нигезендә чыгарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International