Буа муниципаль районы командасы "Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе"нең социаль проектлар конкурсы кысаларында "Татарстан Республикасы Авыл яшьләре" программасы буенча грант отты

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Буа муниципаль районы командасы "Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе"нең "Татарстан Республикасы Авыл яшьләре"программасы буенча социаль проектлар конкурсы кысаларында грант отты. Җиңүгә ирешү Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов ярдәме белән мөмкин булды. "Авыллар буенча йөгерү" проекты сәламәт һәм актив яшәү рәвешенә тартылырга теләүчеләр өчен йөгерү клубы эшен оештыруга юнәлдерелгән. Проект кысаларында балалар сәламәтләндерү лагерьлары өчен интерактив программа, саф һавада уртак күнегүләр, йөгерешләргә әзерләнүдә ярдәм һәм җәй азагында клуб узышы оештырылачак. Проектның ничек тормышка ашырылачагы һәм клуб чараларында ничек катнашачагы турында buinsk_power_run аккаунтында укыгыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International