Һәр авылның үз “табибы”

2013 елның 15 гыйнвары, сишәмбе
Татарстанның медпунктлар булмаган авылларында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүче кешеләр халык арасыннан сайлап куелды.
Бу ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының 2012-2016 елларга  халыкка беренче медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү буенча төбәк программасы нигезендә башкарылды. Аның кысаларында халык аз яшәгән һәм медицина оешмасыннан ерак урнашкан торак пунктларда кеше гомеренә куркыныч авыру янаган, хроник чирләр кискенләшкән, шулай ук җәрәхәтләнү һәм агулану очракларында табиб килеп җиткәнче беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен бу эшкә берәр йорт хуҗасын җәлеп итү күздә тотыла. Икенче төрле әйткәндә, табиблар булмаган очракта авыл кешеләре бер-берсенә ярдәм итәргә тиеш. Әлеге хезмәт өчен әлегә хезмәт хакы түләү каралмаган.
Район үзәк дәваханәсе баш табибы Рөстәм Сәмәрханов белдерүенчә, районда шундый 17 авылда табиб ярдәмчеләре булып эшләргә теләүчеләр исемлеге әзер. Бу эш күбрәк җаваплы һәм белемле кешеләргә, мәсәлән, укытучыларга, медицина һәм социаль хезмәткәргә, китапханәчеләргә йөкләнгән. Бу уңайдан сайлау мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә, чөнки кечкенә авылларда, нигездә, пенсионерлар гына яши. Республика буенча беренче медицина ярдәме күрсәтүдә иң өлкәне 98 яшьлек әби булса, бездә иң олысына 85 яшь. Күгәлнә авылында яшәүче Надежда Захарова сигезенче дистәне ваклавына карамастан, авылдашларына булышырга әзер (рәсемдә). Баш табиб әйтүенчә, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының махсус укыту программасы әзер булгач, авыл “табиблары” Буа медицина училищесында курслар узачаклар. Ә хәзергә аларга табиб сумкалары таратылды. Анда беренче ярдәм күрсәтү өчен барлык кирәк-ярак: жгутлар, бинтлар, градусниклар, манометрлар бар. Хәтта җылыткыч җәймәләргә хәтле кертелгән.
“Без билгеләгән җаваплы кешеләр кан басымын, тән температурасын үлчәү, яраларны бәйләү һәм башка төр ярдәм күрсәтү өстенә, авыруның хәленә карап, якын-тирәдә урнашкан авыл фельдшеры яки участок табибы белән киңәшләшеп, кирәк очракта аларны чакыртып, район үзәк дәваханәсенә озатырга булышырга бурычлы”, - дип белдерде Рөстәм Әбрар улы.
Бу яңалыкның икенче  ягы да бар: кешеләр болай да тыгыз бәйләнештә яшәгән кечкенә авылларда халыкның бер-берсенә мондый ярдәм күрсәтүе аларны үзара якынайтачак кына.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International