Исегезгә төшерәбез, "Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән старт алды һәм республиканың барлык районнарын да колачлады. Азык-төлек җыелмаларын алучылар исемлеге Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән билгеләнде. Аңа 6 категориядә гражданнар кертелде:
- керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерлар;
- җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбән булган, үз составында 8 яшьтән өлкәнрәкләр булган гаиләләр балалары;
- ата-аналарның берсе алимент түләүдән баш тарткан, җан башына уртача керемле, яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләр балалары;
- опека һәм попечительлек буенча вазыйфалары түләүсез нигездә башкарыла торган гаиләләр;;
- социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр;
- әти-әниләре кризистан аеруча зыян күргән тармакларда үзмәшгуль яки шәхси эшмәкәрләр булган балаларына.
Безнең районда бу исемлектә -727 граждан..png)