Россия хәрби-тарихи җәмгыяте Россия дәүләт кинофотодокументлар архивы (РГАКФД), РОСФОТО, Мәскәү Мультимедиа-Арт музее, Россия Мәдәният Фонды, Россия тарих җәмгыяте һәм Җиңү музее белән берлектә Бөек Ватан сугышы чорының уникаль фотосурәтләре нигезендә «Сугыш образлары» проектын тормышка ашыра. Проект Җиңүнең 75 еллыгына багышланган һәм киң аудиториягә илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген саклаган солдатларыбызның батырлыгы турында таныклыкны җиткерергә тиеш. Бүгенге көндә проектның электрон базасында https://ov.histrf.ru/ 2020 дән артык фотосурәт урнаштырылган. Сайтта төрле критерийлар буенча файлларны сайлап алырга була-вакытны, затларны, сугышларны, полководецларны исәпкә алып. Мәсәлән, "Сугыш образлары" проекты коллекциясендә фронт фотокорреспондентлары: Евгений Халдей, Борис Кудояров, Эммануил Евзерихин, Иван Шагин, Яков Халип һ.б. эшләре бар.
Безнең район халкына да «Сугыш образлары» дигән масштаблы Бөтенроссия проектында катнашырга тәкъдим итәбез. Моның өчен Порталда шәхси архивлардан үз гаиләләре геройларының фотосурәтләрен мөстәкыйль төшерү өчен уникаль техник мөмкинлек каралган. Моның өчен «Сугыш образлары» проектының рәсми сайтына керергә һәм «фото җибәрү» төймәсенә басарга кирәк. Шул ук вакытта авторлык хокуклары саклана. Алга таба сурәтләр коммерцияле булмаган максатларда гына кулланыла ала, мәсәлән, үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирү өчен. Шулай итеп, безнең һәркайсыбыз Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турындагы тарихи истәлекне саклауга үз өлешен кертә ала.