Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе онлайн семинар үткәрде

2020 елның 22 мае, җомга

2020 елның 20 маенда Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан, коррупциягә каршы законнарга багышланган видеоконференцэлемтә өчен «Zoom» платформа кулланып семинар уздырылды, анда район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхаттарова катнашты. Семинар барышында дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы көрәш буенча 2019 елгы эш нәтиҗәләре, коррупциягә каршы тору турындагы законнарны үзгәртү, керемнәр турында белешмәләр бирү, шулай ук коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча «Интернет» челтәрендәге рәсми сайтларның бүлекләрен урнаштыруга һәм тулыландыруга карата бердәм таләпләрне үтәү мониторингы буенча мәсьәләләр кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International