"Ярдәм янәшә" акциясе кысаларында буалылар икенче азык-төлек җыелмалары ала башлады

2020 елның 22 мае, җомга

Исегезгә төшерәбез, кичә Буа муниципаль районына, икенче транш буенча, аз керемле гаиләләр, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр, кризистан аеруча зыян күргән, 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнар, яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле ата-аналары үзмәшгуль яки шәхси эшмәкәр булган балалар өчен, Республика Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы төзегән исемлекләр нигезендә, 727 азык-төлек җыелмасы кайтартылган иде.

Аларны тарату мәгариф, мәдәният һәм спорт бүлекләре, «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләренә, авыл җирлекләре башлыкларына һәм ирекле ярдәмчеләргә йөкләнгән. Икенче азык-төлек җыелмасына макарон, борчак, дөге, бодай оны, куертылган сөт, кара чәй, үсемлек мае, вафли, кәнфит, шикәр комы, балык, ит консервлары керде. Буалыларга мондый ярдәм июнь аенда ике тапкыр күрсәтеләчәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International