Хөрмәтле салым түләүчеләр! Мөлкәт салымнары буенча ташламалар турында үз вакытында белгертергә кирәк

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

2019 елда физик затлар мөлкәтенә салымны, транспорт һәм җир салымнарын корректлы исәпләү максатларында, гражданнарга мөлкәти салымнар буенча ташламаларга хокукы барлыгы турында салым органына хәбәр итәргә киңәш ителә. Беренче чиратта, бу физик затларга кагыла, әгәр аларда узган ел дәвамында беренче тапкыр ташламалардан файдалану өчен нигезләр барлыкка килгән булса һәм аларны бирү турында гариза белән салым органнарына мөрәҗәгать итмәгән булсалар. Әгәр салым ташламаларын бирү турындагы гариза элегрәк салым органына җибәрелсә һәм анда ташламаның чикләнгән чорда кулланылачагына күрсәтелмәсә, гаризаны яңадан тәкъдим итү таләп ителми.

Гаризаны теләсә кайсы салым органына уңайлы ысулларның берсе белән мөмкин: салым инспекциясенә шәхсән барып (бокслар аша), вәкаләтле вәкил, почта юлламасы аша, КФҮ яисә «Салым түләүченең физик затлар өчен шәхси кабинеты» аша дистанцион рәвештә тәкъдим итәргә мөмкин.

Региональ дәрәҗәдә транспорт салымын түләүдән азат итү «Транспорт салымы турында» Татарстан Республикасы законы белән (26.10.2018ел, 79-ТРЗ номерлы редакциясендә) каралган.

Җир салымы буенча федераль ташлама кертелде, ул кадастр бәясенә бер җир кишәрлегенең 600 квадрат метрын киметә. Ташламадан түбәндәге категориядәге җир биләүчеләр файдалана ала: пенсионерлар, пенсия яшенә кадәрге затлар, I һәм II төркем инвалидлар, балачактан инвалидлар, балалар - инвалидлар, Бөек Ватан сугышы һәм сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары һәм Россия Федерациясе Салым кодексының 391 маддәсендә күрсәтелгән гражданнарның башка категорияләре.

Физик затлар өчен өстәмә салым ташламалары муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарының җир кишәрлекләре урнашкан урыны буенча норматив хокукый актлары белән билгеләнде.

Физик затлар мөлкәтенә салым ташламалары 15 категория салым түләүчеләр өчен РФ Салым кодексының 407 маддәсе буенча каралган. Шулай ук алар муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнарының салым салына торган мөлкәт урнашкан урын буенча норматив хокукый актлары белән өстәмә рәвештә билгеләнергә мөмкин.

Конкрет төбәктә яисә муниципаль берәмлектә барлык мөлкәт салымнары буенча салым ташламалары (салым түләүләре) исемлеге белән Россия Федераль салым хезмәтенең «Мөлкәт салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турында белешмә мәгълүмат» электрон сервисы ярдәмендә танышырга мөмкин.

Ташламаларны тапшыру, гариза бирү характерында булуын билгеләп үтәргә кирәк. Шулай итеп, ташламаларга хокуклы затлар мөстәкыйль рәвештә салым органнарына гариза тапшыралар яисә РФ Салым кодексының 26 статьясындагы 1 пунктында каралган хокуктан файдаланып, законлы яисә вәкаләтле вәкил аша гариза бирәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International